Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда күпмилләтле шигъри фестиваль узачак

Татарстанда күпмилләтле шигъри фестиваль узачак

admin 14.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанда «Шигъриятнең сихри юллары» Бөтенроссия фестивале узачак. Чара туган телләрендә иҗат итүче илебезнең төрле төбәк шагыйрьләрен берләштерәчәк.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты оештыра. Фестивальнең партнеры — Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

Фестиваль кысаларында катнашучылар Казанда танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән бәйле иң мөһим урыннарда булачак, ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Язучылар берлеге әгъзалары белән очрашулар уздырачак.

16 декабрьдә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Шигъриятнең сихри юллары» Бөтенроссия фестивален ачу һәм укучылар белән очрашу үтәчәк.

Ачылу тантанасы барышында шулай ук мәктәп укучылары арасында «Туган тел» Республика әдәби конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, «Яшь шагыйрь» һәм «Яшь прозаик» конкурсларының ике номинациясенә Идел буе халыкларының җиде телендә 150дән артык иҗади эш кабул ителде. Татарстан Республикасы районнарыннан 27 конкурсант җиңүче булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларның иң яхшы эшләре кергән җыентык басылды.

17 декабрьдә фестиваль кунаклары Казанда рус язучысы Сергей Аксаков бюстын ачу тантанасында һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узачак Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасында катнашачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57