Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивале тәмамланды

Татарстанда якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивале тәмамланды

admin 15.12.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этнокомпонентлы белем бирү мәктәпләренең республика фестиваленең Гала-концерты узды. (ФОТО)

Фестиваль «хореография», «вокал», «халык иҗаты» номинацияләре буенча узды. Анда 1-4 сыйныф, 5-8 сыйныф һәм 9-11 сыйныф укучылары катнашты.

Фестивальгә барлыгы 120 гариза кабул ителде. Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә үткән зона турларында Татарстанның 30 муниципаль районыннан барлыгы 1020 укучы чыгыш ясады.

Гала-концертта 23 районнан иң әйбәт коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты: Әгерҗе, Актаныш, Балтач, Минзәлә, Кайбыч, Кукмара, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Менделеевск, Ютазы, Мамадыш, Буа, Зәй, Мөслим, Спас, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Чирмешән, Алабуга, Яр Чаллы һәм Казан.

Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр, ә катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Гран-прига Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Сакартвело» хореография коллективы ия булды, җитәкчесе – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Теа Пертая.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57