(27 февраль 2021) Чираттагы дәрес Казан шәһәре Вахитов районының 39нчы номерлы мәктәбендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән үтте.
«Мәктәпләрдә Парламент дәресе» белем бирү проекты ун елдан артык гамәлдә һәм һәр ел саен проект авторлары көн тәртибенә туры килә торган актуаль теманы сайлыйлар. Быел парламент дәресләре республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, һәм парламент дәресе милли кыйммәтләрне саклауның яңа формасы булып тора.
Парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә атна дәвамында уза. Белем бирү оешмалары базасында, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен чакырып, укучылар белән актив диалог төзелә.
Халыклар дуслыгы йорты беренче республика мәктәпләре белән берлектә еш кына чаралар үткәрә. Шуларның чираттагысы Казанның Вахитов районындагы 39-нчы номерлы мәктәбендә үтте, укучылар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар, аларның аш-суы, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән танышты.
Чарада Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева һәм хореография студиясендә шөгыльләнүче, өч тапкыр Гран-при иясе Хамис Магомедова җитәкчесе Тея Пертая белән катнашты. Яшь артистка Хамис Магомедова «Кавказ мәдәнияте» блогында грузин һәм абхаз биюләрен башкарды. Чыгыш тамашачылар алкышларына күмелде.
«Заманча глобальләшү һәм унификацияләү процесслары территориаль чикләрне юдылар. Миграцион агымнарның артуы, шулай ук бөтен мәгълүмат челтәрләре йогынтысы мәдәният, традицион кыйммәтләрнең таралуы сәбәбе булып тора. Бу безне уйланырга, этник кыйммәтләрне трансляцияләүнең яңа формаларын эзләргә мәҗбүр итә. Милли мәдәни тәңгәллекне ретрансляцияләүнең көчле коралы буларак тел аеруча кыйммәтле булып тора», — дип сөйләде Анастасия Исаева үз чыгышында.
Очрашу ахырында Анастасия Исаева катнашучыларны Дуслык йортында уздырыла торган Дуслык һәм татулык дәресенә чакырды, шулай ук укучыларга тематик викторинада актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалары, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) конкурслары уза. Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге