Казанның А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Татарстан халыклары ассамблеясе советы һәм 2022-2032 елларда Татарстан Республикасында җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгына багышланган чаралар үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы булды. Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү мәсьәләләре каралды, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе базасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген булдыру турында карар кабул ителде. (ФОТО)
«Безнең республика милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм ныгыту үрнәге булды һәм булачак, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып. – Татарстан халыклары ассамблеясе республикадагы иң эре иҗтимагый оешмаларның берсе һәм төбәктәге милли һәм милләтара мәсьәләләрне хәл итү, Татарстанның милли сәясәтен гамәлгә ашыру белән турыдан-туры шөгыльләнүче иҗтимагый структура».
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлегендә республиканың күпмилләтле халкының телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау мәсьәләләре сизелерлек урын алып тора. Монда, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган РФ Дәүләт тел сәясәте концепциясе яхшы норматив база булып тора, аны эшләүдә Татарстан бик актив катнашткан. Документта Россиянең дәүләт теленә, республикаларның дәүләт телләренә, туган телләрне укытуның укыту-методик базасын формалаштыруга, туган телләрдә укыту өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә.
«Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык, мәдәниятләрнең конструктив диалогы территориясе булып калсын», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга.
Быелгы бурычлар турында сөйләгәндә, парламент башлыгы Татарстан халыклары ассамблеясенең 2025 елгы җаваплы сайлау кампанияләрендә Татарстан Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашуын аерым ассызыклады.
Бүгенге утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе 2024 елда республикада җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгын уздыруга багышланган чараларның республика планын үтәү хакында иде. Бу нисбәттән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясадылар.
«Татарстанда ел саен Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар комплексы үткәрелә, бу түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, конкурслар, фәнни-гамәли конференцияләр, концерт программалары. Узган ел аларда 50 меңнән артык кеше катнашты», – дип белдерде Дамир Натфуллин. Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше өчен шартлар тудыручы чаралар арасында ул шулай ук рус теле көнен, «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» проектын, китап күргәзмәләрен, төрле халыкларның шигърият көннәрен атады.
Минзәлия Закирова билгеләп үткәнчә, республика мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча, гадәттәгечә, татар теле һәм әдәбиятыннан, Татарстан Республикасының төп халыкларының туган телләреннән республика олимпиадалары үткәрелә.
«Узган ел белән чагыштырганда, туган телдә укыту һәм тәрбияне колачлау күрсәткечләре тотрыклы, туган татар телендә укыту, удмурт, мордва телләрендә укыту һәм тәрбияләүдә уңай динамика бар», – дип белдерде Минзәлия Закирова.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренә караганда, республикада яшәүче халыкларның туган телләре буенча белем бирү программаларын, укыту-методик комплектларны эшләү һәм гамәлгә кертү, шулай ук Россия Федерациясе халыкларының мәдәни кыйммәтләрен һәм традицияләрен өйрәнү модульләрен гомуми белем бирү оешмаларының белем бирү программаларына интеграцияләү дәвам итә.
Минзалия Закирова татар телен дистанцион укытуның «Ана теле» мәгълүмати мәгариф системасы проектының тиздән яңадан башлануы турында әйтте. «Онлайн-мәктәптә 9 дәрәҗә, 288 дәрес булачак, – диде ул. – Курста шулай ук сөйләм, хат, грамматика лабораторияләре, онлайн-сүзлек, һәр бүлек буенча төркемләп аралашу дәресләрен үткәрү өчен материаллар, 9 дәрәҗәле тест бар. Эшләр быелның 3 кварталында тәмамланыр дип көтәбез».
2024 елда Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2025 елга актуаль бурычлар турында Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сөйләде.
«Ассамблеяның бөтен эшчәнлеге 269 милли-мәдәни оешманы, республиканың муниципаль берәмлекләрендәге филиаллар һәм вәкиллекләр челтәрен, халыклар дуслыгы йортларын һәм үзәкләрен, яшьләр ассамблеясен һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен берләштерә», – дип белдерде Ренат Вәлиуллин. Халыклар дуслыгы йортында ел саен 400гә якын чара үткәрелә, ә республикада алар 2000дән артык. Татарстан халыклары ассамблеясе дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә Татарстанда яшәүче халыкларның милли-мәдәни байлыгын саклауга һәм үстерүгә аерым игътибар бирә, – дип ассызыклады Ренат Вәлиуллин. – Без республикада милләтара һәм конфессияара тотрыклылыкны саклау мәсьәләсенә җитди карарга тиеш. Куркытырга, таркатырга, эчтән көчсезләндерергә тырышуларга без милләтләр бердәмлеге белән җавап бирергә тиешбез».
Утырышта катнашучыларны Россия халыклары ассамблеясе исеменнән «Россия халыклары ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы генераль директорының төбәк үсеше буенча урынбасары Нәзирҗон Абдуганиев сәламләде.
«Татарстаннан өйрәнер нәрсәләре бар, – дип ассызыклады ул. – Республикада 175 милләт вәкилләре тыныч һәм тату яши һәм эшли. Республика Россиянең тотрыклы күпмилләтле төбәгенең уңышлы үрнәге булып тора. Безнең уртак утырышның төп максаты – барлык кызыксынган якларның көчен берләштерү, шул исәптән дәүләт структуралары ресурсларын һәм иҗтимагый оешмалар һәм активистлар потенциалын эшкә җигү».
Бүген утырышта Татарстан халыклары ассамблеясе базасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген булдыру турында карар кабул ителде. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстан – Россия төбәкләре арасында чит ил гражданнары саны буенча лидерларның берсе. Узган ел гына да республика миграция исәбенә 99 меңнән артык мигрант куелган. Аларның 46,2% ы эш максаты белән кергән. Калганнары –укуга һәм шәхси максатларда.
«Саннар шактый зур, һәм алар иң беренче чиратта республиканың өстәмә эшче көчкә мохтаҗ эре сәнәгать үзәкләренең берсе булуы белән аңлатыла», – дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин.
Утырышта шулай ук халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшенә, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлегенә йомгак ясалды.
ТХДЙ, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча