(31 май, 2017 ел) Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни бәйрәмнәрен уздыру сезоны май аенда русларның «Каравон»ы белән ачылды. Сезон 14нче июльдә ябылачак.
Милли бәйрәмнәр Менделеевск, Лениногорск, Тәтеш, Мамадыш районнары, шулай ук Нурлат һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә узачак.
3 июнь көнне Менделеевск районының Илнәт авылында республикакүләм «Семык» мари мәдәнияты бәйрәме;
11 июнь көнне Лениногорск районының Мордовская авылында республикакүләм «Балтай» мордва (эрзя) мәдәнияты бәйрәме;
17 июнь көнне Тәтеш районының Килдеш авылында республикакүләм «Валда шинясь» мордва (мокша) мәдәнияты бәйрәме;
24 июнь көнне Менделеевск районының Енабердино авылында республикакүләм «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияты бәйрәме;
24 июнь көнне Әлмәт районының Иске Суркино авылында Татарстан Республикасы Кама аръягы чуашларының «Учук» XI ачык фестивале;
8 июль көнне Нурлат шәһәрендә республикакүләм «Уяв» чуаш мәдәнияты бәйрәме;
2 июль көнне Яр Чаллы шәһәрендә республикакүләм «Иван Купала» славян мәдәнияты бәйрәме;
14 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияты бәйрәме.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге