(9 март 2018) Бу хакта Казанда үткән SIYUM архитектура һәм дизайн буенча беренче халыкара инвестицион форумында Казан милли тикшеренү технология университетының «Дизайн» кафедрасы мөдире Венера Хамматова хәбәр иткән.
«Республиканың җиһаз дизайны һәм фешн-дизайн буенча көчле проектлары бар. Алар аша без татар милли костюмын популярлаштырырга тырышабыз. Моны Татарстанда эшләү мөһим, чөнки яшьләр матур һәм үзенчәлекле киенергә омтыла. Минем фикеремчә, безгә International Fashion конкурсын торгызырга кирәк. Әлеге конкурс Татарстан өчен генә түгел, ә башка төбәкләр өчен дә заманча костюмнар булдырырга ярдәм итә. Без күпмилләтле республикада яшибез һәм биредә яшәгән барлык халыкларны да колачларга тиешбез», – дип сөйләгән ул.