Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда Милли киемнәр көне барлыкка килүе ихтимал

Татарстанда Милли киемнәр көне барлыкка килүе ихтимал

admin 11.07.2016

(11 июля 2016) “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Татарстан күләмендә Милли киемнәр көнен игълан итү тәкъдиме белән чыкмакчы була. Бу хакта оешманың рәисе Кадрия Идрисова хәбәр итте.

a436

“Ак калфак” оешмасы бу көнне 1 нче июньдә гамәлгә кертү инициативасы белән чыга.

“Ни өчен 1 нче июньме? Чөнки Халыкара балаларны яклау көнендә һәр ата-ана баласы белән каядыр бара – киемнең бер өлешен булса да һәркем үз милләтенә туры китереп кисә, үзенә күрә күркәм булачак”, — дип белдерде Кадрия Идрисова.

Ул бу мәсьәләдә сентябрь аенда җентекле сөйләшү ниятләнүен әйтте.

Кадрия Идрисова билгеләп узганча, милли киемнәр көнен гамәлгә кертү фикере апрель аенда узган форум кысаларында Калфак туенда да җиткерелгән.

“Актанышка баргач та, шушы мәсьәләне күтәрәчәкбез. Милли киемгә кайтабыз икән, милли тел дә, милли моң да кайта дигән сүз. Киемдә үзгәреш булмаганны, телдә үзгәреш ничек булсын ди… Милләт, телләрне саклап калу өчен, һәр милләтнең кием көне булырга тиеш дип уйлыйм”, — диде “Ак калфак” оешмасы рәисе.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57