Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда милли костюмнарның уникаль коллекциясе булдырылачак

Татарстанда милли костюмнарның уникаль коллекциясе булдырылачак

admin 11.02.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Идел буе халыкларының традицион киемнәренең аутентик реконструкцияләнгән коллекциясен булдыру буенча эксперт эшче төркем утырышы узды. Анда галимнәр, этнографлар, культурологлар, фольклорчылар һәм традицион кием җитештерү осталары катнашты.

Уникаль күргәзмә экспозициясендә төрле костюм комплекслары, шул исәптән ХIХ гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башында Казан Идел буе территориясендә яшәгән рус, татар, чуваш, мордва, мари, башкорт һәм удмуртларның бәйрәм киемнәре тәкъдим ителәчәк.

Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Еимов болай дип билгеләп үтте:

«Проектның бурычы — фәнни-мәгълүмат ресурсларыннан, этнографик тикшеренүләрдән, экспедиция материалларыннан һәм сакланып калган музей үрнәкләреннән файдаланып, Идел буе халыкларының традицион киемнәрен мөмкин кадәр җентекләп тикшереп күрсәтү. Алга таба күргәзмә проекты традицион мәдәниятне трансляцияләүдә һәм аны хәзерге җәмгыятьтә популярлаштыруда төп нигез булырга мөмкин. Бу проект республикабыз галимнәре, этномәдәни һәм музей берләшмәләре, иҗат коллективлары арасында зур кызыксыну уятырга өлгерде инде».

Проект 2022 елдан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Проектның фәнни җитәкчесе — тариф фәннәре кандидаты, КФУ Этнология һәм антропология кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Елена Гущина.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57