Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда «милли курчак»ны сайладылар

Татарстанда «милли курчак»ны сайладылар

admin 21.05.2018

(21 май 2018) Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йортында «Милли курчак — 2018» VI шәһәр балалар иҗаты конкурсы финалы узды. Бәйгедә төрле милләттән булган 16 кызчык катнашты.

Балалар үз телләрен, халык мәдәниятен һәм милли костюм үзенчәлекләрен белүләрен күрсәттеләр.

7550fab7-30b9-48bf-bd66-78a4c5665fa7

Мордва, таджик, әрмән, үзбәк, удмурт, мари, башкорт, якут, рус, төрек, еврей, татар, әзербайҗан, лезгин, чуаш, немец – шушы милләттән булган кызлар тамашачыларны үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучылар да махсус исемгә лаек булдылар. Финалга кадәр «Тамашачылар мәхәббәте» исеме өчен тавыш бирү оештырылган иде. Нәтиҗәдә бу титулга лезгин халкы вәкиле булган Шейла Османова лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, апрель ахырында әлеге проект «Безнең Татарстан» VIII республикакүләм яшьләр форумының «Тынычлык һәм татулык территориясе» мәйданчыгында беренче урынга лаек булды.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Кадрия Идрисова: «Гореф-гадәтләр онытыла икән, тел дә, милләт тә юкка чыга»
Далее: «Каравон» рус халык бәйрәме Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында 26 май көнне үтәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57