Белем көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты чуваш, мари, мордва һәм удмурт телләрендә яңа китаплар тапшыру акциясен үткәрде. (ФОТО)
Һәр компект ике китаптан тора: беренчесе — Идел буе халыклары әкиятләре, икенчесе — «500 сүз» дип аталган иллюстрацияләнгән басма-сүзлек, ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары куллана торган туган телдәге минимум сүзләрне үз эченә алган. Барлык китаплар да Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә нәшер ителгән.
Басмаларның баш консультанты — Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ә тел буенча редакторлары — Татарстан халыклары Ассамблеясы милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре.
Китаплар тапшыру тантаналы рәвештә республиканың берничә районында узды. Басмалар республиканың Чистай, Нурлат, Алексеевск, Әлмәт, Әгерҗе, Менделеевск, Кукмара, Арча, Мамадыш, Саба, Балтач районнарындагы чуваш, мари, удмурт, мордва телләрен өйрәнүче мәктәпләргә, шулай ук Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә тапшырылды.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган бәйрәмдә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары туган телләрендә шигырьләр башкардылар, ә китапларны мәктәпкә һәм укучыларга Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев тапшырды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге