Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк

Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк

admin 23.02.2018

(23 февраль 2018) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта IV төрки яшьләр фестивале делегатларына Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

2

“Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы аша милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион сум бүлеп биреләчәк. Кемдер 500 мең, кемдер 600 алачак. Оешмалар грант оту өчен, гариза җибәрергә тиеш була. Шулай ук төбәкләр дә чаралар оештыру өчен, акча бүлеп бирәчәк. Әйтергә кирәк, барлык төбәкләр дә актив түгел, әмма без аларны грант язарга өйрәтәбез”, — диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов.

18-24 февраль көннәрендә Казанда дүртенче тапкыр Төрки яшьләр фестивале уза. Әлеге фестивальдә яшьләр кино сәнгате белән таныша. Фестивальне Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады
Далее: «Айкай» удмурт ансамбле татар телендә җырлар башкарачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57