(27 июнь 2021) Татарстанның Лениногорск районында мордва (эрзя) халкының «Балтай» республика бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул ике форматта уза.
Атна буе ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты ярдәмендә бәйрәмгә багышланган онлайн марафон үтте. Аның кысаларында бәйрәм тарихы һәм традицияләре турында видеоматериаллар, фильмнар күрсәтелде; күргәзмәләр, халык иҗаты буенча мастер-класслар оештырылды; интернет-мәйданчыкларда турыдан-туры эфирлар алып барылды; мордва иҗат коллективлары чыгышлары булды.
Ә Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва халкының иң борынгы бәйрәмнәреннән берсе булган «Балтай» республика мордва мәдәнияте бәйрәме башланып китте. Чарага бөтен республикадан фольклор коллективлар җыелды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев катнаштылар. Яковлев ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның мөрәҗәгатен укыды:
«Безнең дәүләтнең меңъеллык тарихы, мәдәниятләр һәм этносларның күптөрелеге — зур иҗади потенциалга ия уникаль байлык, дип ышандыра. Бу факт Россиянең яңартылган Конституциясендә юктан гына чагылыш тапмаган, бу өлкәдә региональ программа документларының дәүләт милли сәясәте стратегиясе тормышка ашырыла.
Мордва халкының иң борынгы бәйрәмнәреннән берсе ел саен республиканың төрле районнарыннан һәм хәтта башка төбәкләрдән мордва фольклор коллективларын җыя. < … > Бәйрәм төрле буын вәкилләрен туплый, мордва халкын гына түгел, ә күпмилләтле Россия җәмгыятен дә берләштерә.
Нинди милләт вәкиле булуга карамастан, язмышларыбыз туганлык һәм дуслык җепләре, үзара ярдәмләшү традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Катнашучыларга, оештыручыларга һәм кунакларга чын күңелдән бәхет, тынычлык һәм игелек телим», — диелә Фәрит Мөхәммәтшин юлламасында.
Матур гадәт буенча бәйрәм урман аланында башланды, анда «Аю гаиләсен» – «әти аю», «әни аю» һәм «бала аю»ны сайлаячаклар. Балтайда «аю» булу өчен күңелле халык уеннарында сынау узарга кирәк, соңыннан бәйрәмнең төп геройларына өләңге агачы ботакларыннан тун кидерәләр, абагадан баш киеме ясыйлар, аны чәчәкләр белән бизиләр.
«Аю»лар әзер булгач, бөтенесе бергә зур аланга чыгалар, халык алар тирәлеи әйлән-бәйлән әйләнә һәм «Кий чиресе репст видезь» мордва халык җырын башкара. Ә аннары барысы бергә авылга юнәләләр. Һәр йорт янында бәйрәм геройларын авыл халкы баш иеп, ипи – тоз, куас, пироглар һәм башка аш-су белән каршы ала. Халык җырлый, бии һәм җәй аеннан мул уңыш сорый.
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге