Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда нәфис сүз осталары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстанда нәфис сүз осталары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

admin 08.09.2023

«Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурсның быелгы яңалыгы — «Туган тел» махсус номинациясе. Бу номинациядә чуаш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала.

Катнашучылар классикларның һәм хәзерге язучыларның әсәрләрен яки үзләре туган телләрендә язган шигъри әсәрләрен аңлаешлы итеп укырга тиеш. Һәр милләтнең дүрт җиңүчесе 34 500 сум күләмендә акчалата премия алачак.

«Татар сузе» конкурсында катнашу өчен tatarsuze2024@yandex.ru электрон адресына гариза яки «Яндекс формасын» җибәрергә кирәк. Татар яки башка туган телдә (чуаш, мари, мордва, удмурт) сәнгатьле итеп укылган әсәрнең (поэзия яки проза) видеосын да беркетергә онытмагыз.

Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә һәм номинацияләрдә бәяләнә:

  • 7 яшькә кадәр;
  • 8-13 яшь;
  • 14-17 яшь;
  • 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк;
  • 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк автор-җырчылар; шигърият;
  • иҗади гаилә;
  • профессионаллар*
  • «Туган тел» махсус номинациясе**

**Профессионаллар (профессиональ башкаручылар) булып атказанган, халык артистлары, шулай ук театр, кино, концерт оешмалары артистлары, шулай ук дикторлар, конферансье, театр уку йортлары педагоглары һ. б. санала.

** «Туган тел» махсус номинациясендә чуаш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар классикларның яки хәзерге язучыларның әсәрләрен яки үзләре язган шигъри әсәрне үз туган телләрендә аңлаешлы итеп укырга тиеш. Катнашучыларның яше буенча чикләүләр юк.

Тулырак мәгълүмат сайтта. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Элемтә өчен WhatsApp номеры 8 (917)391-07-87.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында балалар ялы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Далее: Зур этнографик диктант 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57