(25 июль, 2015 ел) 11 көндә форумда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы вузларыннан 220 студент катнашты“Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында “Президент академиясенең җәйге кампусы” IV халыкара мәгариф форумының ябылу тантанасы узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау һәм «The Coca Cola Company» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Любо Груич катнашты.
“Бу Президент академиясенең иң яхшы студентлары тарафыннан иң яхшылар өчен уйлап чыгарылган иң яхшы проектларның берсе. Әлеге академиянең өлкән курс студентлары уйлап чыгарган сезнең проект. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның бөтен җитәкчелеге ярдәме белән биредә дүртенче кампусны үткәрәбез һәм бу традицияне дәвам итәргә теләр идек”, — дип чыгыш ясады Владимир Мау.
Ул шулай ук ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка бу чараны оештыруда теләктәшлек итүе, ә катнашучыларга нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде. Катнашучыларга шулай ук Энгель Фәттахов та рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Быелгы җәйге кампус — дүртенче, без киләсе елда да бу чараны үткәрергә әзер. Сез инанганча, Татарстан – ул динамик үсеш алучы төбәк. Рөстәм Миңнеханов, җитәкчелек тарафыннан куелган өстенлекле бурыч – кешелек потенциалын үстерү, барлык тармаклар һәм республиканың икътисад дәрәҗәсе буенча югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Бу беренчел бурыч, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бурычы булып тора, шуңа күрә безнең республикада бу юнәлешкә зур игътибар бирелә”, — диде Э.Фәттахов. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда куелган бурычны үтәү өчен берьюлы берничә проект актив һәм уңышлы гамәлгә куела: “Алгарыш” (һәр ел саен яшь белгечләргә һәм аспирантларга дөньяның әйдәп баручы вузларында стажировка узу өчен 100 млн сум бүлеп бирелә) һәм “Киләчәк” (ел саен 2 млрд. сум). Алар исәбенә Президент академиясенең җәйге кампусын да кертергә була.
“Безнең өчен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү – беренчел бурыч. Бу урын сезнең киләчәк җиңүләрегез һәм уңышларыгыз өчен старт мәйданчыгы булсын”, — дип мөрәҗәгать итте катнашучыларага ТР мәгариф һәм фән министры.
Мәртәбәле кунаклар чыгышыннан соң, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.
«Татар-информ»