(10 июля 2020) Илдә эпидемиологик хәл урнашу сәбәпле, республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме 12 июльдән 18 июльгә кадәр онлайн-форматта үтәчәк.
Питрау – керәшен мәдәнияте бәйрәме. Әлеге бәйрәм кысаларында күңел ачалар, халык биюләре һәм җырларын башкаралар, әйлән-бәйлән уйныйлар.
Таңга кадәр дәвам итүче әйлән-бәйлән уенында асылда кызлар һәм егетләр катнашкан. Алар үзләренә пар сайлаганнар, Покрау бәйрәмнәренә яучы җибәрү һәм туй итү турында сүз куешканнар. Алга таба таң атуны каршылау өчен тауга барганнар. Кояшның төрле төсләр белән уйнавын халык күк йөзе шатлана дип аңлаткан.
Керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында оештырылучы чаралар исемлеге белән сылтама аша үтеп танышырга мөмкин. Чаралар узу вакыты һәм урыны буенча өстәмә мәгълүмат безнең порталда урнаштырылачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге