(15 июнь 2020) Илдә эпидемиологик хәл урнашу сәбәпле, Республикакүләм «Валда шинясь» мордва (мокша) мәдәнияте бәйрәме кысаларында оештырылучы чаралар 15 июньнән 21 июньгә кадәр онлайн-форматта узачак.
Белешмә. «Валда шинясь» (мордва теленнән тәрҗемә иткәндә «Җәйге кояш тотылу көне») бәйрәме мордва халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләрен торгызу, этник истәлекләрне саклау, фольклор коллективлар һәм халык осталары эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелә.
Мордва мәдәнияте бәйрәме кысаларында оештырылучы чаралар исемлеге белән сылтама аша үтеп танышырга мөмкин. Чаралар узу вакыты һәм урыны буенча өстәмә мәгълүмат безнең порталда урнаштырылачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге