(1 ноябрь 2021) 2 нче ноябрьдән 4 нче ноябрьгә кадәр Казанда һәм Чистайда «Республикалар кул бирешүе» V төбәкара музыкаль-шигъри фестиваль узачак.
2021 елда фестиваль рус язучысы, җәмәгать эшлеклесе, әдәби һәм театр тәнкыйтьчесе С.Т. Аксаковның тууына 230 ел тулуга багышлана һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.
Фестивальдә Идел буе республикаларыннан шагыйрьләр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, әдәби һәм музыкаль тәнкыйтьчеләр катнашачак.
Фестивальнең төп максаты – әдәби һәм музыкаль иҗатны, мәдәниятара аралашуны популярлаштыру буенча төбәкара элемтәләрне үстерү һәм ныгыту, талантлы яшьләргә ярдәм итү һәм аларны алга этәрү.
Фестиваль программасында тематик түгәрәк өстәлләр, секцияләр эше, лекторийлар һәм иҗат кичәләре каралган. Күренекле рус язучысы С.Т. Аксаковның 230 еллыгы уңаеннан «Сергей Тимофеевич Аксаков музалар бердәмлегендә» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла. Түгәрәк өстәл эшендә язучылар, мәгариф, этномәдәният һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
Чистайда «Идел буе республикаларының әдәби палитрасы» дигән темага түгәрәк өстәл узачак, шулай ук Фестивальдә катнашучылар Борис Пастернак мемориаль музее эшчәнлеге белән танышачак һәм атаклы рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салачак.
Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, «Диалог» Казан шигърият театры.
Фестиваль чараларының онлайн трансляциясен А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең «ВКонтакте» һәм «Инстаграмм» челтәрләрендәге битләрендә карарга мөмкин.
Справка:
«Республикалар кул бирешүе» фестивале беренче тапкыр 2016 елда Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты мәйданчыгында Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Левадна инициативасы белән узды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге