(24 июль, 2017 ел) Проектның инициаторы — Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты. Татарстан Республикасының этнографик картасы белән «Татарстан — уртак йортыбыз» порталына да кереп танышырга мөмкин.
Проектны тәүге тапкыр яз көнне — III Татарстан халыклары Съездында тәкъдим иттеләр. Этнографик карта соңгы 2010 елда халык исәбен алу статистикасы, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары биргән мәгълүмат ярдәмендә әзерләнгән.
Этнографик картада «Милли-мәдәни берләшмәләр», «Милли мәгариф», «Иҗат коллективлары», «Традицион конфессияләр», «ТР халыклары бәйрәмнәре» һәм «РТ буенча гомуми мәгълүмат» бүлекләре күрсәтелгән.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге