(1 август 2020) Бүген Татарстанның халык шагыре, Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнулинның туган көне. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты әлеге дата уңаеннан махсус онлайн-программа әзерләде.
“Мин яшимен сезнең арагызда, мин яшимен сезнең белән бергә…”, — бу сүзләр бүгенге көннең девизына әйләнде. Ә шагыйрьнең шигырьләре социаль челтәрләрдә #Робертка гомуми хештегы астында барган акция кысаларында аның Татарстан һәм Башкортстан дуслары, каләмдәшләре, якыннары башкаруында яңгырый.
Шагыйрь исән чагында Халыклар дуслыгы йорты аның яраткан йортына әйләнде. Аның соңны иҗат кичәләре дә нәкъ шушында узды.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов бик теләп акциягә кушылды.
«Берлек — ул язучыларның жыелу урыны, очрашу урыны, фикерләшү урыны!..”. Роберт Миңнуллинның “Ватаным Татарстан” газетасына биргән интервьюсыннан юллар.
Беренчеләрдән булып акциядә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты. Ул Роберт Миңнуллинның «Кояшка омтылу» шигырен укыды.
Башкортанның Шәммәт авылы малае – татар-башкорт халкы арасында купер салучы шагырь. Туган якны ярату, сагыну һәрбер кешегә хас сыйфат. Ләкин шагыйрь-язучыларда әлеге хис аеруча көчле. Туган ягы Башкортстанга багышланган шигырләре Роберт абыйның иҗатында аерым урын алып тора.
Истәлекле датага багышланган акциядә танылган язучы-сатирик, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Башкорт ССР һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Марсель Сәлимов та кушылды. Роберт Миңнуллин вафат булганна соң, Марсель Сәлимов социаль челтәрләрдә күренекле шагыйрь истәлегенә 40 көнлек марафон оештырды.
«Кызыл Таң» башкорт газетасы редакциясе акциядән читтә калмады.
Особо теплые отношения у Роберта
Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче оешмалар арасыннан Роберт Миңнуллин аеруча да Татарстан башкортларының милли-мәдәни автономиясен үз итте.
Татарстан башкортлары корылтае рәисе Гали Хәсәнов шагыйрьнең туган көне уңаеннан оештырылган акциядә катнашып, үз өлешен кертте.
Студент чагында Роберт Миңнуллин мәдәният диңгезендә кайный, бик күп иҗат әхелләре белән таныша. Ул язган шигырьләр күренекле композиторларга яңа җыр-романслар иҗат итү өчен чыганак булып тора.
Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов Дуслык йорты сәхнәсендә Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән «Әнкәйнең ак чәчләре» җырын башкара. Инструменталь бизәлеш Дуслык йорты каршында эшләп килүче «Мирас» ансамбленнән (җитәкчесе — Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рахматуллин).
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Муллагалиева да зур теләк белән акциядә катнашты.
Яшь шагыйрь Нәсим Ниязы башкаруында Роберт Миңнуллинның «Ак карлар да яумас иде кебек» шигыре яңгырый.
Роберт Миңнуллин балалар язучысы буларак та билгеле. Шаян ТВ каналында баручы «Тукай оныклары» телетапшыруы аның яшь буын өчен язылган шигырьләренә яңа сулыш өрде. Игътибарыгызга тапшыруның 2020 елның 13 февралендә чыккан беренче чыгарылышны тәкъдим итәбез.
«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым», — Инстаграм битендәге дусларына ул әнә шулай мөрәҗәгать итте. Бу сүзләр хәзер дә анда үз урынын алып тора.
Шагыйрьнең социаль челтәрдәге битен кызы Таңсылу алып бара. Стиль, атмосфера, фикер – барысы да шул ук. Көн дә биредә Роберт Миңнуллинның шигырьләре урнаштырыла, ә укучылар шагыйрьнең иҗаты белән соклануны дәвам иттерәләр.
Роберт Миңнуллин шагыйрь буларак милләт язмышын кайгыртучы, милләтара дуслыкка күпер салучы шәхес. Тормышның мәгънәсен, тәмен тоеп яшәве күпләр өчен үрнәк. Шагыйрь үзе ия булган гаделлек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек, гадилек, укымышлылык, җор теллелек, кешелеклелек кебек һәм күп кенә башка күркәм сыйфатлар аның шигырләрендә дә төп урынны алып тора.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге