(11 июнь 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты Россия көне уңаеннан видеокотлау әзерләде. Котлауда төрле милләт вәкилләре Россия Федерациясе Дәүләт гимнын халык уен коралларында башкаралар. (ВИДЕО)
Музыкаль проектта рус, татар (шул исәптән керәшеннәр дә), удмурт, казах, әрмән, әзербайҗан, төрекмән, таджик милләте һәм Африка халыклары вәкилләре катнашты. Барлык катнашучылар да диярлек — профессиональ музыкантлар.
«Дусларыбыз — Татарстан, Россия халкы — өчен нинди дә булса үзенчәлекле бүләк әзерләргә булдык. Россиядә 200гә якын милләт кешесе яши. Алар өчен илебез — туган йортлары кебек якын. Һәр халык илебез тормышына кабатланмас өлешен кертә. Музыкаль котлавыбызда нәкъ менә шуны күрсәтергә, аңлатырга теләдек», — дип сөйләде музыкантларның берсе, ТР мари милли-мәдәни автономиясе вәкиле Александр Славин.
Язма барышында баян һәм гармун, гитара, свирель, флейта, думбыра, скрипка һәм башка төрле халык бәрмә уен кораллары кулланылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге