Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда сөйләм һәм вокал сәнгате фестивале узачак

Татарстанда сөйләм һәм вокал сәнгате фестивале узачак

admin 13.11.2021

14-16 декабрьдә ел саен үткәрелә торган VII Халыкара «Илһамият — VII» сөйләм һәм вокал сәнгате онлайн-конкурс-фестивале узачак.

Конкурс-фестиваль татар телен һәм Идел буе халыклары телләрен популярлаштыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм иҗатны пропагандалау максатыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка һәм гомуми белем бирү учреждениеләре, училищелар укучылары; балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, мәдәният йорты, район мәдәният йорты, балалар һәм яшьләр коллективлары чакырыла.

Шулай ук конкурсантлар сыйфатында сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә урта һәм югары уку йортларында белем алучы студентлар, шулай ук Казан һәм Татарстан Республикасының эстрада сәнгатенә сәләте һәм мәхәббәте булган башка югары уку йортлары студентлары һәм эстраданың яшь артистлары чакырыла (вокал, сөйләм, театр жанрлары).

Конкурс турында тулырак.

Гаризалар 2021 елның 7 декабренә кадәр кабул ителә.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57