Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда тагын бер Халыклар Дуслыгы йорты ачылачак

Татарстанда тагын бер Халыклар Дуслыгы йорты ачылачак

admin 29.06.2018

(29 июня 2018) Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә биредә Халыклар Дуслыгы йортын оештыру һәм ачу буенча киңәшмә узды. Бу оешма республикадагы тугызынчы Халыклар Дуслыгы йорты булачак.

Эшлекле очрашуда Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Әлмәт районы башлыгы урынбасары Олег Шабалин һәм җирле милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашты.

IMG_0721

Бүгенге көндә Әлмәт районында рус, әзербайҗан, әрмән, керәшен, таджик, үзбәк, чуаш милли-мәдәни автономияләре һәм җирле Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкиллеге эшли. Моннан тыш, Әлмәттә Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге дә үз эшчәнлеген алып бара. Районда 200 меңнән артыгырак кеше исәпләнә, шуларның 57,3 % татарлар (керәшеннәр белән берлектә), 30,3 % руслар, 6,8 % чуашлар, 2,2 % мордвалар.

IMG_0716

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда 8 Халыклар Дуслыгы йорты эшли: Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Менделеевскта, Нурлатта, Тәтештә, Лениногорскта һәм Азнакайда.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Зилә Вәлиева: «Туристларны «Әпипә»гә биетәбез»
Далее: Ирек Шәрипов футбол чемпионатының татар милләте өчен файдасы турында сөйләде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57