Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда татар телендә балалар өчен телеканал барлыкка киләчәк

Татарстанда татар телендә балалар өчен телеканал барлыкка киләчәк

admin 11.12.2016

(11 декабрь, 2016 ел) Татарстанда татар телендә балалар телеканалы концепциясен булдыру буенча эш группасы барлыкка килгән. Белгечләр фикеренчә, республика нәни тамашачылар өчен татар телендәге сыйфатлы телевизион продуктка мохтаҗ.

«ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислеге астында Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм мәсьәләләре буенча эш группасы утырышы узды. Анда балалар өчен татар телендә теленакалын барлыкка китерү турында да сүз барды», — дип хәбәр ителә эш группасы утырышы нәтиҗәләрендә.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге телеканал күңел ачу һәм белем бирү функцияләрен үтәргә тиеш.

«Балалар өчен татарча телеканалның концепциясен булдыру өчен махсус эш группасы булдырылды. Ул яңа канал өчен исем уйлап табарга һәм 0+ яшьтәгеләр өчен иң әйбәт телетапшыру проектлары конкурсын оештырырга тиеш», — дип хәбәр итте РТ Президенты матбугат үзәге.

Утырышта катнашучылар шулай ук милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү, мәктәпкәчә белем алуны камилләштерү һәм Интернетта татар сегментын киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстанда «2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы эшли. Ул 2013 елда төбәк хакимияте тарафыннан расланды. Программасың гомуми финанслау күләме 1,1 миллиард сумны тәшкил итә. Аның максаты — республикада татар, рус һәм башка телләрне, шулай ук башка төбәкләрдә татар телен саклау, өйрәнү һәм үтстерү өчен шартлар тудыру. Бу — республикада телләрне үстерү буенча өченче дәүләт программасы. 2016 елда программаның финанс ягы 182 миллион сумны тәшкил итте.

РИА Новости

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57