Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда татар телендә иң яхшы видео конкурсы бара

Татарстанда татар телендә иң яхшы видео конкурсы бара

admin 14.05.2021

(14 май 2021) «ТӘЭСИР» татар видео конкурсы «Матбугат.ру» порталы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен яклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмати ярдәме белән оештырыла. Максаты — туган телне популярлаштыру.

«Татар телендә кызыклы видео ясагыз һәм безгә җибәрегез. Элек төшерелгән видеоны да кулланырга мөмкин. Тема буенча бернинди чикләүләр дә юк. Видеоны рус телендә төшерергә дә була, тик бу очракта ул татарлар яки татар теле турында булырга тиеш», — диләр оештыручылар.

Конкурста катнашу өчен bayge.tatar@mail.ru адресына хат һәм конкурсның нигезләмәсе белән тулаем килешү турында хәбәр итеп шәхси мәгълүматны (27.07.2006 № 152-ФЗ «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль закон) юлларга кирәк. Хатта исем, фамилия, әтиегез исеме, телефон номеры, видеога сылтама (видеолар файл рәвешендә кабул ителми) күрсәтү зарур.

Конкурста теләсә кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша ала. Бер автордан айга күп дигәндә 3 видео кабул ителә ала. Һәр видеоның озынлыгы 5 минуттан артмаска тиеш. Бер үк катнашучы конкурста ай саен катнаша ала, әмма һәрвакыт яңа видео белән.

Роликларны 5 кешедән торган жюри бәяли. Критерийлар: татар телендәге видеоларда татар теле камиллеге, идеянең оригинальлеге; видео эчтәлеге — кызыклы, гыйбрәтле, эчтәлекле, танып-белү; техник башкару (урнаштыру, дизайн, тавыш, яктырту, имза һ.б.).

Конкурс эшләре аның 20сенә кадәр кабул ителә. Жюри 30га якын кешене карый. Җиңүчеләр икенче айның 5есендә matbugat.ru һәм bayge.tatar сайтларында игълан ителәчәк. Ай саен конкурста 4 җиңүче билгеләнә: профессиональ видео (приз — 70 000 сум) һәм һәвәскәр видео (3 приз —  10 000 сум).

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57