Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда татар теленнән «Бердәм диктант» акциясе уздырыла

Татарстанда татар теленнән «Бердәм диктант» акциясе уздырыла

admin 19.04.2016

(19 апрель 2016) 23 апрель көнне сәгать көндезге 2дә Татарстан Республикасының 10 шәһәрендә татар теленнән белем дәрәҗәсен тикшерү буенча «Бердәм диктант» акциясе уздырылачак. Ул Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырыла.

Диктант тексты буларак Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзек тәкъдим ителә. Бу әсәргә мөрәҗәгатъ ителүе очраклы түгел. Автор үзенең әсәрендә табибларга хас булган намуслык, шәфкатьлелек, хезмәткә тугрылык кебек сыйфатларны алга этәрә, һәр кешегә аңлаешлы булган, хәзерге вакытта да әһәмиятен югалтмаган проблемаларны күтәрә, дип тәгаенлиләр акцияне оештыручылар.

Казанда проектны гамәлгә ашыру өчен 6 мәйданчык билгеләнгән: Казан дәүләт медицина университетының 1нче бинасы (Бутлеров ур., 49 а) һәм КДМУ каршындагы медицина-фармацевтика колледжы (Ф.Әмирхан просп., 16), Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты — КХТИ (Карл Маркс, ур., 72 б), А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — КАИ (Четаев урамы, 18 йорт), Казан дәүләт аграр университеты бинасы (Ферма-2 ур.,53), Казан медицина көллияте (Х. Мәүләтов ур., 54). Аерым алганда, КДМУда диктант текстын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөфәр Харисов, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Гөлназ Сәфәрова, «Болгар радиосы» алып баручысы һәм музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов укыячак.

Акция шулай ук республиканың Яр Чаллы (Орловская ур., 7), Түбән Кама (Спортивная ур., 1), Әлмәт (Шевченко ур., 2 г), Бөгелмә (Калинин ур., 72), Буа (Комсомол ур., 33), Алабуга (Казан ур., 21), Яшел Үзән (Гоголь ур., 5), Минзәлә (К.Маркс ур., 44), Чистай (Нариманов ур., 46 в) шәһәрләрендәге медицина көллиятләрендә дә узачак.

“Татар теленең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган, ана телен камил белергә омтылган һәрбер кешене бу чарада көтеп калабыз. Татарча грамоталы яза белү осталыгын тикшерәсегез килсә, “Бердәм диктант”ка килегез”, — дип чакыра акцияне оештыручылар.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57