Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда татарча сөйли торган курчаклар ясарга ниятлиләр

Татарстанда татарча сөйли торган курчаклар ясарга ниятлиләр

admin 08.08.2018

(8 август 2018) Татарстанда милли киемле һәм татар телендә сөйли торган уенчыклар җитештерә башлаячаклар. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

030

  • Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Питрәч районының Богородское авылыннан Эльза Хөснетдинова Президенттан “Минем матурым” һәм “Мин – татар” курчакларын күпләп чыгаруда ярдәм сораган.

“Мин намаз укучы мөселман һәм татарча сөйләшүче татар курчаклары ясыйм. Президенттан шул проектны хуплавын сорадым, проект аңа ошады, безгә ярдәм итәчәк”, — дигән ул “Татар-информ“га.

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны уңай бәяләгән.

«Сөйләшә торган курчаклар белән уйнау балаларга татар телен өйрәнүдә ярдәм булачак», — дип әйткән ул.

ТР Президенты шулай ук әлеге проектка Казан халык сәнгать кәсепләре һөнәр лицее укучыларын җәлеп итәргә тәкъдим итте, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Аларның бу һөнәргә өйрәнүе бик әһәмиятле. Аларга бу кызык булачак. Матди яктан ярдәм методларын карарга мөмкин», — дигән Рөстәм Миңнеханов.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында беренче рус ислам каллиграфы Владимир Попов һәм аның укучыларының күргәзмәсе ачыла
Далее: «Золото тюрков» форумына гаризалар кабул ителә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57