Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда «Татарстанның мәдәни бизәге» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстанда «Татарстанның мәдәни бизәге» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

admin 04.04.2019

(4 апрель 2019) Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе тарафыннан оештырылучы «Татарстанның мәдәни бизәге» фестивале Болгарда 4-7 май көннәрендә узачак. Чарада катнашу өчен гаризалар 21 апрельгә кадәр кабул ителә.

Милли характердагы бию, җыр яки башка иҗади чыгышы булган 16-30 яшьтәге егетләр һәм кызлар әлеге фестивальнең катнашучысы була ала. Фестиваль кысаларында күпмилләтле концерт үтәчәк.

Россия Федерациясе гражданнары АИС системасында гариза тутыралар, ә чит ил гражданнары өчен сылтама аша үтеп анкета тутыру зарур.

Оештыручылар синең гаризаңны карасыннан өчен #мант #кмт #кмт2019 хештеглары күрсәтелгән видеога сылтама җибәрергә кирәк.

Видеогариза өч юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш:

  • милли компонентлы хореография;
  • милли компонентлы вокал;
  • милли компонентлы әдәби әсәрнең сәнгатьле куелышы.

2013 елдан бирле оештырылучы «Татарстанның мәдәни бизәге» фестивале соңгы тапкыр узган елның май аенда Мамадышта үтте.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Яшел Үзән укучыларына Дуслык һәм татулык турында сөйләделәр
Далее: Казанда Айсинә Булычева истәлегенә Дуслык дәресе узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57