Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда «Татарстанның мәдәни мозаикасы» фестивале узачак

Татарстанда «Татарстанның мәдәни мозаикасы» фестивале узачак

admin 11.04.2017

(11 апрель, 2017 ел) 13-16 апрельдә Казанда «Татарстанның мәдәни мозаикасы» IV республикакүләм яшьләр милләтара фестивале. Чараны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра. Фестиваль III Татарстан халыклары Съезды һәм Экология елына багышлана.

15 апрельдә Фестиваль программасы кысаларында «Боҗра» сәүдә үзәгендә төрле чаралар узачак: ноленче катта концерт программасы үткәрү планлаштырыла, аның белән беррәттән сәүдә үзәгенең билгеле бер урыннарында җырлы-биюле флеш-моб оештырылачак.

Фестивальнең төп программасы шәһәр читендә урнашкан «Байтик» сәламмәтләндерү лагере базасында үтәчәк.

Фестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм милли мәдәниятлар тәэсирләшүе аша студентлар һәм яшьләр мөхитендә милләара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында уза. Чарада, гадәттәгечә, 150гә якын яшьләр милли-мәдәни берләшмәләре, чит ил студентлары, шулай ук Татарстанда үз милли-мәдәни проектларын чынга ашыручы студентлар һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашачак.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57