Казанда рус теле буенча «Тоталь диктант» Халыкара белем бирү акциясен Татарстан Республикасында уздыруның нәтиҗәсе ясалды.
2024 елда республикабызның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында 1 159 мәйданчык эше оештырылды. Республиканың төп мәйданчыклары булып традицион рәвештә А. С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм КФ(П)Уның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты тора. Шулай ук, диктантны башлангыч, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында, китапханәләрдә, музейларда, мәгълүмат агентлыкларында һәм редакцияләрендә, кафеларда, сәүдә үзәкләрендә һәм башка күп кенә мәйданчыкларда язарга мөмкин була.
2024 елда диктант дикторлары арасында атказанган мәдәният, сәнгать, фән һәм мәгариф эшлеклеләре, учреждениеләр җитәкчеләре, танылган теле һәм радио алып баручылары, журналистлар, бизнесменнар, галимнәр, җәмәгать, спорт һәм дәүләт эшлеклеләре бар. Алар арасында: Александр Терентьев-Россия Федерациясе Советы әгъзасы, Татьяна Лионова-Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Людмила Рыбакова-Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Илшат Әминов – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, Надежда Рагозина – Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары, Айгөл Сабирова – Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары һәм башкалар.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге