(16 май 2018) Татарстанда 2018 елга республика халыклары традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру графигы расланды. Татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, керәшеннәр һәм славяннар яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен күрсәтәчәк.
26 май — Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» төбәкара рус фольклор бәйрәме;
2 июнь — Кукмара районының Починок-Кучук авылында «Семык» республикакүләм мари мәдәнияте бәйрәме;
3 июнь — Лениногорск районының Мордовская авылында «Балтай» республикакүләм мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме;
23 июня — Казанда «Сабантуй» республикакүләм татар мәдәнияте бәйрәме (16-17 июнь көннәрендә «Сабантуй» Татарстан шәһәрләре һәм авылларында узачак);
1 июль — Балтач районы Чепья авылында «Гырон быдтон» республикакүләм удмурт мәдәнияте бәйрәме;
7 июль — Яр Чаллы шәһәрендә «Иван Купала» республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме;
8 июль — Нурлат шәһәрендә «Уяв» республикакүләм чуаш мәдәнияте бәйрәме;
14 июль — Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге