«Татарстан» журналы якын арада ел саен үткәрелә торган блогерлар премиясе кысаларында тавыш бирү башлануы турында игълан итәчәк. 2020 елда, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, тавыш бирү юлы белән «Гасыр блогерлары»н сайладылар, ә 2021 елда «Яңа гасыр блогеры» премиясе өчен тавыш бирү узачак.
«Яңа гасыр блогеры» премиясенә 11 номинациядә 110 катнашучы номинацияләнәчәк. Состав «Татарстан» журналы редакциясе тарафыннан билгеләнәчәк, анда 2021 елда иң популяр, талантлы һәм харизматик блогерлар эләгәчәк.
Быел, туган телләр елы уңаеннан, «Яңа гасыр туган тел блогеры» номинациясе кертелгән. Оештыручылар әлеге номинациягә нинди телләр кертү буенча тавыш бирергә тәкъдим итә. Тавыш бирүне сылтама буенча карарга була.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге