Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үтәчәкләр

Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үтәчәкләр

admin 23.04.2023

Татарстан Республикасында 26 апрельдә Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Рәисе Туган тел көнен югары дәрәҗәдә оештыру һәм эчтәлекле итеп билгеләп үтәргә кушты.

Май бәйрәмнәре якынлаша, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, спорт һәм мәдәни чаралар оештырылуын күзәтергә кирәк, алар кешеләргә ял көннәрен файдалы уздырырга мөмкинлек бирәчәк.

Төп бәйрәмнәрнең берсе – 9 Май – Җиңү көне, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Бу көнне иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк, – диде ул. – Эчтәлекле, кызык, ветераннарга зур игътибар белән. Хәзерге хәлне исәпкә алып, гражданнарның иминлек чараларын, шулай ук барлык террорчылыкка каршы чараларны үтәүне тәэмин итәргә кирәк».

ТР Рәисе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57