(15 декабрь 2020) 21-23 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Туган тел — чуаш, удмурт, мари һәм мордва телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.
Олимпиада сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның тел сәләтен алга таба үстерү, Татарстан мәктәпләрендә туган тел һәм әдәбият укытуны камилләштерү максатыннан үткәрелә. Олимпиадада республиканың 17 муниципаль районыннан 9-11 сыйныфларда белем алучы 110 укучы катнашачак.
Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 декабрьдә булачак.