(13 июль, 2016 ел) «Без бирегә килеп, ел буе эшләргә җитәрлек энергия алып кайтып китәбез!» – ди алар. Чыннан да, чит төбәкләрдә, чит илләрдә татар милләте өчен җанын биреп яшәүче яшьләр алар. Бу яшьләрнең барысын да 26 нчы тапкыр уздырыла торган Татар яшьләре көннәре берләштерә.
— Монда алган тәҗрибәгезне, белемнәрегезне үз төбәкләрегезгә кайтып, үзегезнең яшьтәшләрегез арасында таратсагыз иде. Иҗтимагый башлангычта шундый зур эш башкарганыгыз өчен сезгә бөтен Татарстан исеменнән зур рәхмәт, – дип сәламләде яшьләрне Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин Татар яшьләре көннәре ачылышы тантанасында.
Татарстанда үтә торган Татар яшьләре көннәре башка төбәкләр өчен дә үрнәк булып тора. Ник дигәндә, берничә айдан Үзәк федераль округта Татар яшьләре көннәре Иваново шәһәрендә дә узачак. Ә яз айларында Пермь краенда татар яшьләре көннәре уздырылган. Пермьдә узган фестивальнең нигезе итеп Татарстандагы Татар яшьләре көннәрен үрнәк итеп алынган. Аны оештырып җибәрүдә шактый өлеш керткән Пермь краеның «Чәк-чәк» татар яшьләре оешмасы рәисе Рөстәм Галиев исә татар милли баш киемен – түбәтәйне һәр милли чарага кия. Татар яшьләре көннәре уздырыла башлагач, аның милли үзаңы тагын да арткан. Пермь краенда татар яшьләре активистлары шактый күп: 50-70 кеше. Аларның барысын да Татарстандагы татар яшьләре көннәренә алып килеп булмау сәбәпле, үзләрендә шундый чара оештырганнар.
Бу елның төп үзенчәлеге шунда: быел Татар яшьләре көннәрендә 9 проект тәкъдим иткәннәр. Яшьләр алар буенча үз фикерләрен белдереп, ничек яхшырак итәргә кирәклеген хәл иткән. Татар яшьләре көннәрендә тәкъдим ителгән 9 проект арасында Санкт-Петербург яшьләренең өстәл уеннары проектлары да бар. Аның берсе – ассоциациягә багышланган «Әкият» дигән уен. Катнашучы карточка алып, ассоциация әйтеп, аның нинди әкияттән булуын әйтә.
— «Акыллы көрәш» уены татарча фактларны белүгә корылган. Анда катнашучылар үзара татар мәдәниятен, тарихын, Татарстанны, татарның танылган кешеләрен белүдә ярыша. Чәй эчкәндә, бу уеннан кешеләр үзләре кызык таба, җитмәсә, белем алу мөмкинлеге дә булдырылган. Без бу уеннарның барысын да башка төбәкләрдәге татар яшьләре арасында җәелдерергә телибез, – ди Санкт-Петербургның татар яшьләре берләшмәсе рәистәше Наил Шабанов.
Ә «Сабантуй-шоу» проекты – елга ике тапкыр уздырыла торган чара. Быел апрельдә үткәрелгән чарага Г.Камал театры артистлары Эмиль Талипов белән Алмаз Гәрәев чакырылган. «Вечерний Ургант» тибындагы әлеге программа татарга кагылышлы яңалыкларга нигезләнгән юмористик программа итеп эшләнелгән. Бу чара Санкт-Петербург яшьләре арасында да бик популяр икән.
Тел белмәү – төп проблема
Кызганыч, Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар күбесенчә русча аралаша. Моннан берничә ел элек делегатларны татар телен белүләренә карап сайлап алып караганнар. Ләкин бу ысулның бик үк нәтиҗәле булмавы ачыкланган. «Татарча сөйләшмисең икән, безгә килмә, дип әйтсәк, Казан алардан йөзен борса – без киләчәктә алар белән эшли алмыйбыз дигән сүз», – дип ассызыклый «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.
– Күп нәрсә әти-әниләрдән тора шул. Мин үзем моңа кадәр татар телен белми идем, татар мәктәбендә дә укымадым. Өйдә әти-әнием татарча сөйләшкәч, мин дә өйрәндем. Санкт-Петербургка Россиянең күп кенә төбәкләрдән яшьләр килә. Без аларны интернет аша табып, чәй эчүгә, өстәл уеннары уйнарга чакырабыз. Шуннан соң алар безң оешмага кереп китә. Шунысы да бар: Санкт-Петербургта татар яшьләре оешмалары күп. Ләкин алар бердәм түгел, татар милли-мәдәни автономиясенең яшьләр канатын (крыло) алар санга сукмый. Яшьләргә, Татарстандагы кебек, югары баскычка күтәрелү мөмкинлеге булдырылмаган. Безне читкә этәләр, финанс яктан булышу бик юк, – ди Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе рәисе урынбасары Диләрә Садыйкова.
Актив яшьләр җыелган җирдә…
Ә Удмуртиядә исә татар яшьләре шактый актив икән. Ел саен алар үз оешмаларына яңалык кертеп бара. Татар яшьләре көннәрендә алар үз тәҗрибәләре белән бүлешә. Әлеге республикадагы татар балалары өчен татарча лагерьлар оештырыла. Ләкин, ни кызганыч, аны ел саен уздырып булмый.
«Төбәк субсидия бирсә, без аны уздыра алабыз. Акча табу – иң беренче проблема. Без иҗтимагый оешма булсак та, тик тормыйбыз», – дип белдерә Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге активисты Ринат Фәйзуллин.
Ә Сарытау өлкәсендә яшьләр өчен алкогольсез татар дискотекалары, кич утырулар оештырыла. Актив татар яшьләрен кечкенәдән үстерү максатыннан, бу өлкәдәге яшьләр балалар лидерлар мәктәбе уздырган. Сарытауның татар авылларыннан җыелган укучыларга белем биргәннәр. Нәтиҗәдә, балалар үз мәктәпләрендә үк татар яшьләре эшчәнлеген җәелдерүдә үз өлешен кертә башлаган, дип белдерә Сарытау иҗтимагый татар яшьләре оешмасы рәисе Илдус Абдрахманов. Ләкин шулай да кайберләре татар яшьләре үткәргән чаралар белән, ни кызганыч, кызыксынмый икән. Сарытауда ике мең яшь кеше булса да, чараларга 50-100 кеше йөри икән. Сарытау Сабантуен үткәрүдә актив катнашканы өчен төбәк мөхтәрияте активистларны Татар яшьләре көннәренә баруны финанслаган.
Татар яшьләрен башка төбәкләрдә дә яраталар. Мисал өчен, Петербургта Купмилләтле яшьләр советы бар. Петербургның татар яшьләре берләшмәсе дә үз проектларын тәкъдим итә, башкалар янында да горур итеп тоя икән.
Татар балалары белән эшләү — киләчәкне кайгырту
– Әгәр дә татар яшьләре проектларны тормышка ашырып, ерак араларны якын итеп, бирегә килә алалар икән, димәк, бу Татар яшьләре көннәре кирәк дигән сүз. Татар яшьләре көннәре үзенең брендын булдырган һәм алга таба шулай булып калачак. Чит төбәкләргә Казаннан килә торган кунаклар бу яшьләр өчен башка дәрәҗәдәге кунаклар булып санала, – дип белдерә Ләйсән Сафина.
Аның фикеренчә, әгәр кайбер кешеләр татарларны уен-көлкегә корып яши, дип уйлый икән, бу алай түгел. Алар татар гаиләләре булдыра, Татарстанга йөз тотып эшли. «Идел» яшьләр үзәге директоры шуңа куана: яшьләр үзләреннән генә башламый, ә балалар белән эшли. Әгәр сабыйлар белән эшли башлыйбыз икән, без киләчәктә татар гаиләләре барлыкка китерәбез дигән сүз. Моңа мисалга Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән үрнәк гаиләләр бар.