Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда V Республикакүләм «Радуга» — «Салават күпере» балалар һәм яшүсмерләр милли мәдәният фестивале башланды

Татарстанда V Республикакүләм «Радуга» — «Салават күпере» балалар һәм яшүсмерләр милли мәдәният фестивале башланды

admin 06.03.2017

(6 март, 2017 ел) Татарстанда V Республикакүләм «Радуга» — «Салават күпере» балалар һәм яшүсмерләр милли мәдәният фестивале башланып китте. Фестивальнең гала-концерты 29 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә узачак.

Фестиваль 5 номинация буенча үтә: «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «уен кораллары музыкасы» һәм «фольклор-йолалар».

Фестиваль "Радуга - Салават купере"

Фестивальнең төп максаты — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милләтен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтүче Татарстанның иң әйбәт иҗади көчләрен сайлап алу һәм тәкъдим итү. Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты оештыра.

2017 елның 5-15 март көннәрендә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарында сайлап алу туплары уза. Зона сайлап алу турлары 20-27 март көннәрендә оештырыла: Нурлат — 20 март, Яр Чаллы — 21 март, Казан — 24 март һәм Лениногорск — 27 март. Фестивальнең гала-концерты 29 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында үтәчәк.

Радуга — Салават күпере нигезләмәсе сылтамасы буенча үтеп, фестивальнең нигезләмәсе белән танышырга һәм гариза бирү бланкын тутырырга мөмкин

Татарстан халыкары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57