(14 ноябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Республикакүләм Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучылар фестиваленең соңгы сайлап алу туры үтте. (ФОТО)
Фестиваль өч этаптан тора. Беренче этапта катнашучылар видеогариза юллыйлар. Икенче этап барышында килгән материаллар карала һәм икенче этапка катнашучылар сайлана.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республиканың Казан шәһәре, Арча, Апас, Алексеевск, Балтач, Буа, Кукмара, Кайбыч, Лаеш һәм Спасс районнарыннан балалар катнашты. Алар төрле халыклар мәдәниятен чагылдырган 13 вокаль һәм хореографик номер күрсәтте: татар, рус, чуаш, удмурт, мари, грузин, агар, чечен, яһүд, әзербайҗан, узраин һәм кыргыз.
Иң әйбәт чыгышлар 22 ноябрь көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк Гала-концертта күрсәтеләчәк.
Оештыручылар сүзенә караганда, быел балаларда фестивальдә катнашу теләге аеруча да көчле: беренче читтән торып турга гына да 1000нән артык гариза килгән.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге