Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр слеты узды

Татарстанда якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр слеты узды

admin 29.10.2018

(29 октябрь 2018) 26-28 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы якшәмбе мәктәпләре һәм укытуда этномәдәни компоненты булган мәктәпләрнең республикакүләм слеты узды. (ФОТО)

Слетның ачылу тантанасы 27 октябрь көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном оешмасының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында үтте. Чарада Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова катнашты.

 

28_1313716_big (1)

Слетта республиканың 43 районыннан 8 төрле милләтән булган 150гә якын кеше катнашты. Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры урынбасары Ләйсән Сәфиуллина әйтүенчә, якшәмбе мәктәбе һәм укытуда этномәдәни компоненты булган мәктәп балалары да, педагоглары да слетның нәтиҗәләрен уңай бәяләде.

KmAk6d9DkkA (1)

Педагоглар өчен белгечләр белән берлектә туган телне укыту мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» оештырылса, балалар өчен халык уеннары буенча мастер-классны Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкилләре уздырды.

Педагогик практикаларның иң әйбәт үрнәкләрен күрсәтү, этномәдәни мәктәпләр педагоглары һәм укучыларының урак мәдәни-агарту эшчәнлеге нәтиҗәләрен берләштерү, Татарстан Республикасында уртак этномәдәни җирлек тудыру — болар барысы да слетның функцияләре.

TLhTgcv7VyA

Ә слетның төп максаты — Татарстан Республикасындагы этномәдәни мәгарифнең проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу өчен шартлар булдыру, педагогик тәҗрибә белән алмашу, этномәдәни мәгариф өлкәсендәге яңа казанышлар белән танышу.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: 4 ноябрь, 10:00 сәгатьтә «Йортыбыз – Татарстан» фестиваленең гала-концерты
Далее: Әнигә багышланган мордва җыры «Амадины» конкурсында Гран-при отты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57