Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда яңа фестиваль булдырылачак

Татарстанда яңа фестиваль булдырылачак

admin 30.10.2015

(30 октябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм Казанның башкарма комитеты вәкилләренең очрашуы узды.IMG_7100

Очрашуда 2014-2018 елларга гражданнар ризалыгын ныгыту буенча муниципаль программаны чынга ашыру буенча уртак эшкә нәтиҗә ясадылар һәм яңа уртак проект турында сөйләштеләр. Казан башкарма комитеты Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров Казанда яңа фестиваль уздыру идеясен яңгыратты.

IMG_7135

Проектның яңгалыгы шунда, Татарстан халыклары гореф-гадәтләре андый дәрәҗәдә әле беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Фестиваль идеясе белән тагын да җентекләберәк “Ак барс” яшьләр үзәге” директорының концерт эшчәнлеге буенча урынбасары Алексей Кузьмин таныштырды.

Фольклор-йолалар куелышыннан кала, яңа фестивальдә халык иҗаты эшләнмәләре һәм фотоэшләр күргәзмәсе дә булачак. Милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә традицион мәдәниятны үстерү республика үзәге һәм Казан шәһәренең Мәдәният идарәсе белән берлектә фестивальне оештыру һәм әзерләү эшендә катнашу тәкъдиме ясалды. Оештыручылар Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы әгъзаларын да эшкә актив катнашырга чакырдылар.

IMG_7283

Очрашу ахырында автономияләр җитәкчеләре Казандагы Гаилә көнен үткәрүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57