Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда яңа күпмилләтле музей проекты старт ала. Ачылыш – 4 декабрь көнне ТР Милли музеенда

Татарстанда яңа күпмилләтле музей проекты старт ала. Ачылыш – 4 декабрь көнне ТР Милли музеенда

admin 30.11.2015

(25 ноябрь, 2015 ел) Татарстан Республикасы Милли музеенда әрмән рәссамы Маро Саргсянның күргәзмәсе ачылачак. Әлеге күргәзмә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының яңа проектына башлангыч бирәчәк.

Күргәзмәнең оештыручысы ТР әрмәннәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Хачатурян сүзләренә караганда, яңа проект Казан халкына һәм кунакларына Татарстан халыклары рәсем һәм кул эшләнмәләре сәнгате белән танышырга мөмкинлек тудырачак.

IMG_4046

ТР Милли музее базасында ай саен Татарстан халыклары Ассамблеясы составына кергән төрле милләт вәкилләренең күргәзмәләре узачак. Татарстан Республикасы Милли музее белән килешү 2015 елның 4 декаберендә әрмән рәссамы Маро Саргсян күргәзмәсе ачылышы вакытында төзеләчәк.

Проектның оештыручылары булып Татарстан халыклары Ассамблеясы, ТР Мәдәният министрлыгы, Россия әрмәннәре Союзы, Татарстан халыклары Дуслык Йорты, ТР Милли музее һәм ООО “Полиграфыч” тора.

Маро Саргсян – Әрмәнстан һәм аның чикләреннән тыш илләрдә танылган рәссам, Әрмәнстан рәссамнары Союзы һәм “Les Sieze Anges” Париж Союзы рәссамнары әгъзасы. Аның күргәзмәләре Әрмәнстан, Россия, Франция, Испания, Күвәйтта булган.

Күргәзмә ачылышы 2015 елның 4 декаберендә 16:00 сәгатьтә Кремль урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан ТР Милли музеенда үтәчәк.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57