(6 апрель 2015) 11 апрельдә Татарстанда яшәүче әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе үзенең егерме еллыгын билгеләп үтә.
Республикада яшәүче әрмәннәрне бер автономиягә берләштерү турындагы идея 1995 елда туа. Шул ук елда автономия дәүләт статусы ала һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керә.
2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда 6 меңгә якын әрмән яши. Ике дистә ел эчендә тарихи ватаннары белән мәдәни, сәүдә-икътисади, фәнни-техник бәйләнешләр урнаштыруда нәтиҗәле эш алып барылды. Ереван һәм Идел буе Федераль университетлары, Әрмәнстан милләтләре Берлеге һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы арасында төзелгән үзара хезмәттәшлек турында Килешүләр – бәйләнешләрнең иң әһәмиятлеләре булып санала.
2001 елда Татарстанда яшәүче әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе башлангычы белән әрмәннәрнең Рәсәй милли-мәдәни автономиясе төзелә.
Татарстанда яшәүче әрмәннәр яшь буынны тәрбияләүгә үтә дә игътибарлы. Тарихи ватаннарыннан читтә үсүче әрмән балалары Ассамблея каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә туган телләрендә белем алалар, мәдәниятын, телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен белеп үсәләр. Һәр елны аналар көне, Артем Айдиновны искә алу көннәре уздырыла. Татарстанда әрмән мәдәнияты көннәрен үткәрү даими чараларның берсенә әверелде.
11 апрельдә дә әрмән милли-мәдәни автономиясе төрле мәдәни чаралар уздыра. Халыклар дуслыгы Йортында Дуслык музеен тәкъдир итү, Рәсәй әрмәннәре берлеге һәм Идел буе Федераль округында әрмән милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләренең төбәкара киңәшмәсен уздыру, Татарстан республикасының милли музеенда рәссам Маро Саргсянның “Яшәү фәлсәфәсе” күргәзмәсен ачу, Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында “Борынгы Әрмәнстан” фотокүргәзмәсен ачу һәм башка тантаналы чаралар планлаштырыла. Бәйрәм кысаларында Татарстан һәм Әрмәнстан иҗат коллективлары катнашында 20 еллык юбилейга багышланган зур концерт тәкъдим ителә.