Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда яшәүче кырым татарларының милли-мәдәни автономиясе төзеләчәк

Татарстанда яшәүче кырым татарларының милли-мәдәни автономиясе төзеләчәк

admin 17.11.2014

(15 ноябрь 2014)  Татарстан халыклары Ассамблеясы составында Татарстанда яшәүче кырым татарларының милли-мәдәни автономиясе төзеләчәк.    Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи  Ильясов һәм Кырым Республикасы министрлар Советы рәисе урынбасары Руслан Бальбек  белән Татарстанда яшәүче Кырым татарларының «Дуслык Йортында» булып узган очрашуы вакытында әнә шундый карар кабул ителде.  Очрашуга килгән яшьләрнең   күбесе Казанның югары уку йортлары  студентлары иде. Ватандашлар шулай ук алга таба үзара мәнәсәтләрне  ныгыту, проблемаларны бергәләп хәл итү юллары турында сөйләштеләр.

CAM00171

Әлеге очрашу  Россия Федерациясе Президентының Кырым федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге делегациянең  Татарстанга ясаган визиты кысаларында узды. Кырым Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Казанның кайбер объектлары белән танышты. Сәфәр барышында делегация КФУ, «Казан» агросәнәгать паркы һәм IT-паркта булды. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатор кампусында кунакларны Кырымнан килгән студентлар каршы алды. Сергей Аксенов студентларны сәламләде һәм алардан Казан турындагы фикерләре белән кызыксынды.

CAM00173

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57