Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда яшәүче марилар милли гореф-гадәтләр буенча Яңа ел каршылады.

Татарстанда яшәүче марилар милли гореф-гадәтләр буенча Яңа ел каршылады.

admin 12.01.2015

(11 гыйнвар) Татарстан халыкларының Дуслык Йортында мари милли-мәдәни автономиясе Шорык йол бәйрәме уздырды. Яңа ел марича әлеге бәйрәм белән   башлана. Шорык йол  “сарык аягы” дигән мәгънәне аңлата. Борынгыдан килгән гадәт буенча марилар Яңа елга кергәндә сарык аягын тарталар.

мари новый год

Риваятьләргә караганда,  әлеге йола яңа елда сарыклар мул булсын өчен эшләнә. Сарык елын каршылаганда бу гадәт аеруча актуаль булып тора. Яңа елны каршылаганда арыш башаклары арасына яңа пешкән коймак кую милли гореф-гадәтләр арасында иң киң таралган йолаларның берсе.

мари новый год 2

Җимеш бакчаларында агачларның һәм куакларның ботакларын селкетү дә Яңа елда мул уңыш алуга өметләнеп корылган ырымнарның берсе булып тора.

мари год3

«Без үзебезнең гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми җиткерергә тырышабыз. Бүгенге бәйрәм дә нәкъ шул максатларны күз алдында тотып оештырылды», – дип ассызыклады Казанда яшәүче мариларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Людмила Мусихина. Аның сүзләренә караганда, төрле кыяфәтләргә кереп, танымаслык булып киенгән кешеләрнең өйләргә кереп Яңа елга бер-берсенә матур теләкләр теләве — Шорык йол бәйрәменең төп бизәге булып тора. Хуҗалар “бичураларны” бик теләп кунак итәләр, чөнки өйгә кергән һәр кеше киләсе елга мул томыш, иминлек, бөтенлек тели.

мари новый год1

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57