Татарстанда һәм Чечняда яшәүче немецлар арасында дуслык җепләре булдыру — Татарстанда яшәүче немецларның милли-мәдәни автономиясе оештырган Чечняга беренче экспедиция шушы максатны күз алдында тоткан иде. Экспедиция «Татарстан немецлары Кавказда. Россия патриотизмы форматында үзара хезмәттәшлек» дигән лозунг астында узды.
Экспедициядә катнашкан немец милли-мәдәни автономиясе вәкилләре Татарстан халыклары Дуслык Йортында әлеге очрашу турында фикер алыштылар.
Әлеге сәяхәт Рус география җәмгыятенең Республика бүлеге белән берлектә оештырылы.
«Безне Чечня Республикасы парламенты үзендә кабул итте. Шулай ук Чечня Республикасының биш районында, авылларда булдык. Һәркайда туганлык, дуслык хисләре тойдык, — диде экспедициянең җитәкчесе, немец милли-мәдәни автономиясе башлыгы Виктор Диц. — Без үзебезгә өр-яңа милли-мәдәни җирлек ачтык. Алга таба да мондый рухтагы очрашуларны ешрак оештыру кирәклеген тоеп кайттык».
Информацион үзәк