Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда «Йортыбыз — Татарстан» фестивале башлана

Татарстанда «Йортыбыз — Татарстан» фестивале башлана

admin 14.09.2022

Татарстанда «Йортыбыз — Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу турлары башлана. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты елның төп этномәдәни вакыйгасында катнашырга теләүчеләрне чакыра. Фестивальнең Гала-концерты 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә узачак.

Фестивальдә өч номинация буенча катнашырга мөмкин:

  • Вокал (халык, эстрада);
  • Хореография (халык биюе, эстрада биюе);
  • Инструменталь музыка.

Сайлап алу зона турлары 3 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Татарстанның җиде шәһәрендә узачак:

  • 3 октябрь Буада
  • 4 октябрь Арчада
  • 6 октябрь Нурлатта
  • 7 октябрь Казанда
  • 8 октябрь Менделеевска
  • 10 октябрь Мөслимдә
  • 12 октябрь Лениногорскта

Фестиваль ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи бәйләнешен ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Фестивальдә катнашу өчен 25 сентябрьгә кадәр сылтама аша үтеп, анкета-гариза тутырырга кирәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57