Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанга быел хаҗ сәфәренә 1,5 мең кешелек квота бирелгән

Татарстанга быел хаҗ сәфәренә 1,5 мең кешелек квота бирелгән

admin 06.04.2015

(6 апрель 2015) Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1,5 мең кеше бара ала. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдән соң хәбәр итте.

Анда катнашучылар виза алу, хаҗиларның авиаочышын оештыру, хаҗ бәясен түләү механизмнары һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты. Киңәшмәдә быелдан башлап хаҗга бары тик электрон чиплы яңа төрдәге чит ил паспорты белән генә барып булачагы турында да хәбәр ителде.

Быел Россия күләмендә хаҗга бару өчен барлыгы 16,4 мең кешелек квота каралган. Былтыр да квота күләме шул санда булган. Хаҗиларның Согуд Гарәбстанына килүе 16 августтан башлана, туган илләренә алар 12 ноябрьдә әйләнеп кайтыр дип көтелә.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда яшәүче әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел. 
Далее: Төрек һәм татар язучысы, тәрҗемәче Фатих Кутлу үзенең кичәсенә чакыра

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57