(22 гыйнвар) Быелдан чит ил гражданнарының Россия территориясендә эшләве белән бәйле үзгәрешләр якын һәм ерак чит илләрдән эшкә агылучыларны тагын да азайтыр, мөгаен.
Өстәвенә, хәзер мигрантлар арзанлы хезмәт ресурсы булып та саналмаячак. Чит ил гражданын эшкә алу өчен эш бирүчегә шактый чыгымланырга туры киләчәк.2008 елда республикабызда 41 мең чит ил гражданы хезмәт куйса, 2014 елда мондыйлар исәбе 18 мең тирәсе генә булган. Миграция белән бәйле законга үзгәрешләр кертү, кагыйдәләр катгыйлану белән Россиягә, шул исәптән Татарстанга да чит илдән эшкә килергә ашкынып торучылар тагы да кимер дип көтелә.Быелның 1 гыйнварыннан якын чит ил гражданы физик затка да, юридик затка да эшкә урнашырга теләсә, патент алырга тиеш булачак. Элегрәк юридик затларда хезмәт куючылар эшкә рөхсәт алган булган. Шулай ук мигрант Россия чиген узганда ук “эшкә килдем” дип күрсәтергә тиеш. Үз теләген шунда белдермәүчеләргә патент бирелмәячәк.- Миграция хезмәтенә исәпкә басып, патент алуга документлар тапшыру вакыты та чикле. 30 көн эчендә эшкә килүче медицина полисы, инфекцияле чирләр булмау, наркомания белән авырмау турындагы белешмә һәм иң мөһиме — рус телен, тарихын һәм законнарын белүе турында сертификат китерергә тиеш, — дип аңлатты Татарстан буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Вәлиуллов.Патентта читтән эшкә килүченең кайсы тармакта эшләргә ниятләве дә күрсәтеләчәк. Бу безнең республикага кемнәр килүен белү өчен кирәк. Күзәтүләр буенча, 2014 елда иң күп мигрантлар (80 процент) төзелеш тармагында көч түккән, 6,3 процент чит ил кешесе транспортта, 4 процент туклану тармагында, 2,8 процент коммуналь хезмәтләр өлкәсендә эшләгән. Иң күп хезмәт ресурслары Үзбәкстаннан һәм Таҗикстаннан килгән.
Патент бәясе Россиянең төрле төбәкләрендә төрлечә булачак. Хезмәт ресурсларына бик мохтаҗ регионнар иң түбән бәяне билгеләр, эшчеләр җитәрлек булганнар исә аны кыйммәтрәк итәр дип уйланыла. Татарстанда 1,81 коэффициенты сайланган. Ягъни патент бәясе быел 2 838 сум дип билгеләнгән. Бу Идел буе федераль округында уртача бәя булып исәпләнә. Ел саен бу коэффициент үзгәреп торачак.
Патент алуның иң мөһим шарты рус телен, тарихны һәм законнарны белү дидек. Мигрантлар үз белемнәрен раслап, махсус сертифиткат алырга тиеш. Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итүенчә, Татарстанда чит ил гражданнарыннан сынау алырга хокуклы 5 югары уку йорты билгеләнгән. КФУ, КАИ, ИЭУП, Чаллы социаль-педагогик ресурслар һәм технологияләр институты, Мәскәү гуманитар-социологик институтының Түбән Кама филиалында мигрантлар тест формасындагы сорауларга җавап бирә алачак. Имтихан тапшыру түләүле. Аның бәясе 4900-5300 сум дип билгеләнгән. Беренче тапкырдан сынауны уңышлы уза алмаучылар исә үз көчләрен яңадан сыный ала. Бу юлы инде аларга кимрәк — 800-2400 сум гына түләргә туры киләчәк.
Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, сораулар шактый җиңел. Әмма үз белемнәрен җитәрлек дип санамаучылар алдан әзерлек курслары уза ала. Имтихан кабул итү пунктларында да, башка белем бирүче оешмаларда да мондый хезмәтләр тәкъдим ителер дип көтелә. Билгеле, бу курслар өчен дә мигрантларга акча түләргә туры киләчәк. Әйтик КФУда 18 сәгатьлек курслар 2500 сум, 36 сәгатькә исәпләнгәне — 5000 сум, 72 сәгатьлеге — 9500 сум торачак. Мигрантлар үз белем дәрәҗәсеннән чыгып, үзенә кирәклесен сайлый алачак. Шуны да билгеләргә кирәк, югары квалификацияле белгечләр һәм визалы илләрдән килүчеләр имтихан тапшырудан азат ителә.
Шулай ук чит ил гражданын хезмәткә алучы эш бирүчегә дә чыгымланырга туры киләчәк. Быелның гыйнварыннан чит ил гражданнарына эшләү рөхсәте алу өчен дәүләт пошлинасы һәрбер эшкә алынган кеше өчен 10 мең сум дип билгеләнгән.