Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанлыларны «Әни һәм балалар милли киемнән» исемле фотоконкурста катнашырга чакыралар

Татарстанлыларны «Әни һәм балалар милли киемнән» исемле фотоконкурста катнашырга чакыралар

admin 16.12.2019

(16 декабрь 2019) «Әни һәм балалар милли киемнән» исемле Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү башлады. Анда шулай ук әтиләр, әбиләр, бабайлар һәм башка туганнар да катнаша ала.

Проект Яшьләр эшләре буена Федераль агентлыкның грант ярдәме белән тормышка ашырыла һәм милли киемнәрдәге мәдәни күптөрлелек аша  Россия халыкларының милли колоритын һәм тәңгәллеген күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Конкурсантлар фотога төшкәндә Россия халыкларының милли киемнәрен үзләре сайлап алалар. Катнашу өчен аларга сайтта теркәлү узарга кирәк: www.ethno-photo.com.

Нәтиҗәләр 2020 елның 1 мартында Мәскәүдә (Халыкара Сәүдә Үзәге, Конгресс Холл) узачак фотокүргәзмәдә ясала. Анда 50 финалистның рәсемнәре тәкъдим ителәчәк, Алар арасыннан 10 җиңүче сайлап алына. Иң яхшы эшләрнең авторларына кубоклар һәм дипломнар тапшырылачак.

Конкурста катнашу шартлары белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://www.ethno-photo.com/.

Теркәлү ачылган. Катнашу бушлай. Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистларның эшләреннән каталог төзеләчәк.

ТР Мәдәният министрлыгы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57