Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанлыларны интерактив күргәзмәдә катнашырга чакыралар

Татарстанлыларны интерактив күргәзмәдә катнашырга чакыралар

admin 10.04.2020

(10 апрель 2020) Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык Совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгына, мәдәни күптөрлелегенә һәм бердәмлегенә багышланган интерактив күргәзмәдә күрсәтү өчен мәгълүмати материаллар җыя башлау турында игълан итә.

Күргәзмә Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, Хәтер һәм дан елына багышлана.

Күргәзмәнең максаты — Бөек Ватан сугышы елларын Советлар Союзында яшәгән төрле халыкларның язмышлары аша күрсәтү. Экспозиция кешеләргә көч, каһарманлык һәм ныклык бирүче  милли-мәдәни кыйммәтләр һәм үзенчәлекләрне чагылдырачак.

Интерактив күргәзмәдә катнашу өчен мәгълүмати материалларны 2020 елның 30 апреленә кадәр pr@fadn.gov.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә кирәк. Материаллар фотографияләр, видео һәм текст рәвешендә булырга мөмкин (биографияләр, тарихи хроника, шигырьләр, хикәяләр). Материалларга техник таләпләр: /file/mincult/File/Технические требования к материалам.docx

Интерактив күргәзмәдә катнашу буенча белешмәләр алу өчен: Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның чараларны тормышка ашыру һәм мәгълүмати тәэмин итү бүлеге консультанты Ирина Смирнова, Тел. +7 (903) 775-71-80, e-mail: i.smirnova@fadn.gov.ru

ТР Мәдәният министрлыгы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57