Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанлыларны патриотик конкурста катнашырга чакыралар

Татарстанлыларны патриотик конкурста катнашырга чакыралар

admin 18.09.2023

Татарстан Республикасының милли-мәдәни һәм патриотик оешмалары җитәкчеләрен милли сәясәт, халыкларның этномәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру һәм Россия гражданнарын патриотик тәрбияләү өлкәсендәге иң яхшы практикалар конкурсында катнашырга чакыралар.

Конкурсның төп бурычлары:

— милли сәясәт һәм гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы практикаларны ачыклау;

— милли сәясәт һәм гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы практикаларны алга этәрүдә ярдәм итү, алар турында мәгълүматны басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында тарату;

— конкурста һәм форумда катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен коммуникация мәйданчыгы булдыру.

Конкурс номинацияләре:

— халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык идеяләрен популярлаштыру аша Россиянең (Россия милләтенең) күпмилләтле халкының рухи һәм мәдәни мирасын һәм потенциалын арттыруга, милләтара мөнәсәбәтләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы практикалар;

— төбәк тарихын һәм Россия тарихын өйрәнүгә, Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру белән бәйле дәүләт бәйрәмнәренең һәм истәлекле даталарның нигезенә әверелгән мөһим тарихи вакыйгаларга кызыксынуны арттыруга ярдәм итүче иң яхшы практикалар;

—  патриотик тәрбия өлкәсендә балалар һәм яшьләрдә гомумроссия гражданлык үзаңын, патриотизм, гражданлык җаваплылыгы, Россия тарихы өчен горурлык хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы практикалар;

— терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә иң яхшы практикалар;

—  чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү һәм Россия җәмгыятенә интеграцияләү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүне тәэмин итүче иң яхшы практикалар.

Конкурска гаризаны Мәдәниятара партнерлык үзәге сайтында 2023 елның 10 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурста җиңүчеләр 2023 елның 8-10 ноябрендә «Глобаль чакырулар шартларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Бөтенроссия форумында һәм проектларны тәкъдим итү чарасында катнашу өчен Башкортстан Республикасының Уфа шәһәренә чакырылачак.

Конкурсның нигезләмәсе

Продолжить чтение

Назад: Россия антропологлары һәм этнологлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге оешты
Далее: Казан укучылары өчен «Дуслык дәресләре»нең көзге сезоны башланды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57