(4 июль, 2017 ел) 23 сентябрьдә узачак Татарстан гаиләләре фестивалендә 50 гаилә үзенә кунакка дәшеп, милли гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныштырачак, тәм-томнан авыз иттерәчәк.
Узган атнада Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Нечкәбил 2017» конкурсының йомгаклау турлары һәм республикакүләм «Татарстан — нык гаиләләр территориясе» («Татарстан — территория крепких семей») акциясе узды.
Ике көн эчендә Халыклар Дуслыгы йортында оештырылган сайлап алу турларында Татарстанның 35 муниципаль районнарыннан 250дән артык гаилә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты берничә ел дәверендә «Нечкәбил» конкурсының партнеры булып тора.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге